Зур Казан боҗрасының беренче этабы «Инде» интернет-журналының «Ел ачылышы» номинациясенә керде

2020 елның 12 ноябре, пәнҗешәмбе

Зур Казан боҗрасының беренче чираты «Инде» интернет-журналының «Ел йомгаклары 2020» бүлегендә «Ел ачылышы» премиясенә номинацияләнгән.

Әлеге мөһим социаль объект өчен түбәндәге сылтама буенча тавыш бирергә мөмкин: https://inde.io/article/33345-itogi-2020-golosovanie-chitateley-inde.

Исегезгә төшерәбез, Зур Казан боҗрасының 1 нче этабын рәсми рәвештә ачу 29 нчы августта булды.

Мидхәт Булатов урамыннан Борисковская урамына кадәр 800 м озынлыктагы участокта төзелеш 2019 елның июлендә «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча башланды.

Зур Казан боҗрасының беренче этабына «ТАССРның 100 еллыгы магистрале» исеме бирелде.

Бирегә һәр юнәлештә ике полосалы автомобиль юлы һәм җәяүлеләр тротуарлары булган дүрт полосалы юл, Ферма шоссесы өстендә 110 м озынлыктагы юл үткәргеч, Борисковская урамында җәяүлеләр өчен җир өсте кичүе керә. Зур Казан боҗрасы буенча Россиядә иң озын (34 чакрым) 5 нче номерлы трамвай маршруты уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International