Татарстанның тимер юл вокзалларында ГТЮ һәм транспорт полициясе вәкилләре катнашында рейдлар уза. Уртак чаралар барышында пассажирларга битлек режимын саклау кирәклеге турында искә төшерәләр.
Таләпләрне бозучылар белән шәхси саклану чараларын үз сәламәтлегеңне һәм тирә-юньдәгеләрнең иминлеген саклау өчен куллану кирәклеге турында аңлату әңгәмәләре үткәрелә.
Аерым алганда, рейдлар Казан, Восстание, Юдино, Зөя, Буа, Кукмара, Шәмәрдән һ.б. тимер юл вокзалларында уза. Моннан тыш, тикшерүләр шәһәр яны поездлары маршрутларында да үткәрелә.
Барлык вокзал комплексларында да Роспотребнадзор тарафыннан пассажирларны яклауга юнәлдерелгән тәкъдимнәр үтәлә.
Яңа коронавирус йогышы таралуга каршы көрәш чаралары кысаларында вокзалларда эпидемиягә каршы чаралар комплексы гамәлгә ашырылды. Әйтик, кулларны эшкәртү өчен антисептик гельле санитайзерлар урнаштырылган, социаль дистанцияне үтәү кирәклеге турында тамгалар төшерелгән, авыруны профилактикалау чаралары турында аудио хәбәр итү оештырылган.