Республикада җиңел таксида пассажирлар йөртү һәм багаж ташуга 8203 рөхсәт язуы бирелгән

2013 елның 12 марты, сишәмбе

      Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында җиңел таксида пассажирлар йөртү һәм багаж ташу буенча эшчәнлекне тормышка ашыру өчен чираттагы тапкыр рөхсәт язулары бирелде.

      Министрлыкның җаваплы хезмәткәрләре транспорт чарасын тикшергәндә автомобиль түбәсендә кызгылт сары төстәге тану фонаре, кузовның ян өслегендә “шашкалар”, транспорт чарасы салонының алдагы панелендә ташучы турында мәгълүмат барлыгына игътибар иттеләр.

       Исегезгә төшерик, 2013 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда җиңел таксида пассажирлар йөртү һәм багаж ташу эшчәнлеген тормышка ашыруга рөхсәт язулары түләүле бирелә. Хәзер ташучы рөхсәт язуын алу һәм яңадан теркәү өчен 400 сум түләргә тиеш, дубликат өчен – 200 сум. Түләү өчен реквизитлар ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы рәсми сайтының “Таксомоторлы ташу” бүлегендә күрсәтелгән.

      Мәгълүматлар буенча 12 мартка республикада 8203 рөхсәт язуы бирелгән.     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International