Фәрит Хәнифов «Бөгелмә» тимер юл вокзалы хезмәткәрләре белән очрашты

2020 елның 11 ноябре, чәршәмбе

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Бөгелмә муниципаль районында эшлекле сәфәр белән булды.

Сәфәр барышында Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров белән Фәрит Хәнифов тимер юл вокзалы һәм «Бөгелмә» станциясе хезмәткәрләре белән очрашты. Министр шулай ук Югары бистәгә алып баручы җәяүлеләр күперенең торышын бәяләде, Буровая урамында юл үткәргеч һәм Сокольская урамында күпер төзелеше планлаштырылган участокларны карады.

Исегезгә төшерәбез, бу көннәрдә республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Татарстанның муниципаль районнарына сәфәр кыла. Төп максат - транспорт инфраструктурасы белән танышу, «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында төзелгән юлларны карау.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International