16 мартта сәгать 11.00 Свияжски утрау-шәһәрендә “Май чабу” бәйрәмен уздыру планлаштырыла.
Әлеге чара рамкаларында башкалада яшәүчеләр һәм кунаклар өчен “Казан - Свияжски утрау-шәһәре – Казан” маршруты буенча сәүдә рейсы оештырыла, 45 урынлы 5 туристик автобус хезмәт күрсәтәчәк.
Казаннан автобус сәгать 9.00 “ЦУМ” Сәүдә үзәге белән Мәскәү урамы, 1 йортта урнашкан Спорт сарае арасындагы мәйданчыктан кузгалып китәчәк. Кире кайту - чара узган урыннан сәгать 15.00.
Юл бәясе бер якка 150 сум тәшкил итәчәк.