Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортының мобиль кушымтасы төрле хезмәтләрдән файдаланырга мөмкинлек бирә. Аерым алганда, автомобильдән чыкмыйча гына парковка өчен түләү, югалган багажны табу, бизнес-залдагы урын һәм «Полет» кунакханәсендәге номер өчен броньлау һәм түләү.
Кушымта функционалы шулай ук рейс статусы үзгәрүе турында push-хәбәр алу мөмкинлеге бирә, аның яңартылуына язылып, очышларның актуаль җәдвәленнән бөтен сезонга хәбәрдар булу, маршрутны сайлаган урынга кадәр төзеп, аэропортта җиңел ориентлашу мөмкинлеге дә барлыкка килә.
Кушымта йөкләп алу өчен App Store (App Store да йөкләп алу өчен сылтама) һәм Play Market та (Play Market та йөкләп алу өчен сылтама) ачык куллануда.