Монастырь ермагы аша күпер юлларында юл тамгасы төшерелгән

2020 елның 9 ноябре, дүшәмбе

Татарстан башкаласында Борисковская урамыннан Техническая урамына кадәрге 1,222 км озынлыктагы участокта Зур Казан боҗрасының 2 этабы төзелеше дәвам итә. Биредә эшләр агымдагы елның мартында «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча башланды.

Узган атнада җир эшләре дәвам итте. 420 куб м яраксыз туфрак чыгарылды, 2530 тонна инерт материаллары китерелде.

1100 кв. м мәйданда ком һәм вак таштан нигез катламы җәелде. 3770 кв. м мәйданда асфальт-бетоннан юл полотносы нигезенең югары катламы һәм 6900 кв. м мәйданда асфальт-бетон өслекнең түбән катламы җәелде.

Тротуарларны төзекләндерү дәвам итә.

500 м рәшәткәле коймалар монтажланды.

Монастырь ермагы аша күпер юлларында юл тамгасы төшерелде.

Су белән тәэмин итү, газ, элемтә һәм электр белән тәэмин итү линияләрен күчерү һәм салу эшләре тәмамланып килә. Тышкы яктырту баганаларын монтажлау башланды.

Хисап атнасында 400 м су сибү системасы монтажланды һәм 5000 кв. м мәйданда газоннар урнаштырылды.

2 этапны төзүдә 115 инженер-техник персонал һәм 41 махсус техника берәмлеге катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International