Пассажирлар ташламалар белән купеда индивидуаль сәфәр кыла ала

2020 елның 5 ноябре, пәнҗешәмбе

Федераль пассажир компаниясе купены тулысынча сатып алырга теләгән пассажирлар өчен ташламаларның гамәлдә булуын озайта.

Дүрт урынны да берьюлы сатып алганда, атна көненә карап 15% ка кадәр ташламалар бирелә. Шулай итеп, купеда барлык урыннарны дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәренә сатып алганда 15% ташлама ясала. Җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә китүчеләргә 10% ташлама бирелә. Ташламалар белән сәфәрләрне 2020 елның 24 декабренә кадәр китүче поездларда кылырга мөмкин.

Ташламалар башка махсус тарифлар белән бер үк вакытта, оештырылган пассажирлар төркемнәренә, балалар тарифына, ФСХ, РПФ, УСЗН махсус талоннарына, хәрби һәм тимер юл транспорты таләпләренә билетлар сатып алганда кулланылмый. Ташлама бары тик йөрү тарифларына гына кулланыла. Билетлар өлешчә кире кайтарылмый.

Акцияне үткәрү шартлары буенча тулырак мәгълүматны РТЮ ААҖ сайтында «Тарифлар һәм акцияләр» бүлегендә алырга мөмкин.

Федераль пассажир компаниясе пассажирларга поездларда битлек режимын тайпылышсыз үтәргә киңәш итә. Битлек һәм перчаткаларны вагонда поезд бригадасыннан алырга мөмкин

Фото: vsarov.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International