Түбән бюджетлы «Победа» авиакомпаниясе яңа Казан - Стамбул халыкара маршрутына старт бирде. Беренче рейс 1 ноябрьдә башкарылды.
Рейслар дүшәмбе, чәршәмбе, җомга һәм якшәмбе көннәрендә башкарыла.
Очыш Казаннан 11:15 сәгатьтә, Стамбулдан 15:35 сәгатьтә.
Юл вакыты 3 сәгать 40 минут тәшкил итә. Авиаташучы очышлар җәдвәлендә үзгәреш мөмкинлеге турында хәбәр итә.
Авиабилетларның бәясе бер якка 3 620 сумнан башлана.
Авиабилетларны аэропортның рәсми сайтында www.kazan.aero «Билет сатып алырга» сервисы ярдәмендә һәм «Казан» аэропортының мобиль кушымтасында сатып алырга мөмкин
Фото: Радик Габдрахманов.