РТЮ 40% ташлама белән плацкарт вагоннарда сәфәр кылу мөмкинлеге бирә

2020 елның 3 ноябре, сишәмбе

Федераль пассажир компаниясе формалаштырган ерак араларга йөрүче поездларның пассажирлары 2020 елның 24 декабренә кадәр плацкарт вагоннарга 40% ташлама белән билетлар сатып ала алалар.

Тәкъдим югары урыннарга (34, 36) һәм югарыдагы кырый урыннарга (38-54) гамәлдә. Ташлама белән билетларны поезд китү датасына кадәр өч көннән дә соңга калмыйча рәсмиләштерергә кирәк.

Акция шартлары балалар тарифы һәм оештырылган пассажирлар төркемнәре өчен тариф буенча билетлар сатып алганда кагылмый. Гамәлдәге акцияләр турында тулырак мәгълүмат белән РТЮ ААҖ рәсми сайтында «Тарифлар һәм акцияләр» бүлегендә танышырга була.

Юл йөрү документын РТЮ ААҖ рәсми сайтында, «РЖД Пассажирам» кушымтасында һәм тимер юл кассаларында рәсмиләштерергә мөмкин.

Фото: ok.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International