Казан аэропортында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган фотокүргәзмә оештырылды

2020 елның 3 ноябре, сишәмбе

Бүген «Казан» аэропортында Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү кысаларында «Россия. Полёт через века» фотокүргәзмәсе ачылды.

Биредә илнең төрле почмакларыннан фотографларның 50 уникаль эше тәкъдим ителгән. Экспозиция пассажирларны табигатьнең матурлыгы һәм архитектураның төрлелеге, Россия Федерациясе республикаларының, крайларының һәм өлкәләренең мәдәни, тарихи һәм рухи мирасы белән таныштыра. Бу - Куршская коса һәм Ключевская сопка пейзажлары, карлы Заполярье, гаҗәеп Кавказ таулары, Казан Кремле һәм Россиянең башка легендар урыннары. Эшләрнең бер өлеше Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган.

Мондый фотокүргәзмә Россиянең 85 төбәгендә ачылды. Проектны оештыручылар - Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр федераль агентлыгы һәм «Московский Кредитный Банк» ГАҖ ярдәме белән «РЕГИОН» компанияләр төркеме. Татарстанда проектның партнеры Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропорты.

Экспозиция 1А Терминалы галереясендә урнаштырылган. Тулырак мәгълүмат һәм проектның фотосурәтләренең тулы экспозициясе www.rossiapoletcherezveka.ru сайтында урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International