Казанда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча Патрис Лумумба урамының 1,3 км озынлыктагы участогы ремонтланды.
12 912 кв. м мәйданда гамәлдәге хәрәкәт итү өлешен ремонтлау барышында ЩМА-16 югары сыйфатлы асфальт-бетон катнашмасыннан яңа катлам җәелгән, 780 метр юлның борт ташлары һәм 170 метр газонның борт ташлары алыштырылган. Шулай ук гомуми мәйданы 1016 кв. м булган тротуарлар ремонтланган, 122 юл билгесе һәм 156 метр җәяүлеләр өчен киртә куелган. Утны чагылдыручы элементлар белән тамгалар төшерелгән.
Халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен уңайлы һәм куркынычсыз хәрәкәт итүгә яңартылган участок буйлап пандуслар урнаштырылган.
2020 елда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча Казан агломерациясендә ремонт программасына 27 юл-урам челтәре объекты кергән, шуларның 9ы - Казанда. Нәтиҗәдә, агломерация буенча норматив транспорт-эксплуатация хәлендәге автомобиль юллары өлеше ел ахырына 84% тәшкил итәчәк.