«Салават Күпере» ТК» - Юдино» автобусы 4 һәм 6 ноябрьдә йөрмәячәк

2020 елның 2 ноябре, дүшәмбе

4 һәм 6 ноябрьдә эшләми торган бәйрәм көннәрендә «Салават Күпере» ТК» - Юдино» автобусының хәрәкәте туктатыла.

Калган эш көннәрендә автобус йөри. Шимбә һәм якшәмбе – ял көннәре.

Автобус «Радужный» ТКннан 06:17, 08:10, 09:35, 12:55, 14:15, 16:10 кузгала. Кире юнәлештә: 07:05, 09:00, 12:15, 13:35, 15:10.

Маршрутка җиде тукталыш керә: «Радужный» ТК, Нурихан Фәттах, «Салават Күпере» ТК, Наил Йосыпов (кире юнәлештә – Осиновская), Красиков, Бирюзовая, Вокзал яны тукталышлары.

Автобус җәдвәле Юдино станциясе буенча шәһәр яны поездлары җәдвәле белән килештерелгән.

Исегезгә төшерәбез, автобуста йөрү агымдагы датага Юдино станциясенә (яисә аннан) кадәр шәһәр яны поездына йөрү документы яки абонемент булганда гамәлгә ашырыла. Билетны тимер юл кассасында, билет бастыручы автоматлар аша, «Пригород» һәм «РЖД Пассажирам» мобиль кушымталарында, шулай ук автобуста сатып алырга мөмкин. Шәһәр яны тимер юл транспортында йөрү өчен каралган барлык ташламалар да гамәлдә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International