Россия тимер юллары 65 яшьтән өлкәнрәк пассажирлар өчен кассаларда рәсмиләштерелгән ерак араларга йөрүче поездларга файдаланылмаган билетларны дистанцион рәвештә кире кайтару мөмкинлеген яңадан торгыза.
Бу технология «РТЮ» холдингы поездларына һәм вагоннарына, шул исәптән «ТКС» АҖ, «ПКС» АҖ, «ЖДЯ» АҖ, «ЕТД» АКБО поездларына, шулай ук шәһәр яны пассажир компанияләренең утырыр өчен урыннары булган 7000-нумерацияле поездларына кагыла. Махсус шартлар 2021 елның 31 гыйнварына кадәр гамәлдә булачак.
Әлеге яшь төркеме пассажиры «РТЮ» ААҖнең бердәм мәгълүмати-сервис үзәгенә (БМСҮ) 8 (800) 775-00-00 телефоны буенча мөрәҗәгать итә һәм сәфәрне гамәлдән чыгарырга теләк белдерә ала. БМСҮ операторы пассажирның мәгълүматларын һәм гамәлдән чыгарыла торган сәфәр реквизитларын терки. Оператор шулай ук пассажир белән сату пунктын дә билгели, анда ул ярты ел дәвамында, юл йөрү документы оригиналы булган очракта, акчаны кире кайтара ала.
Электрон билетларны веб-ресурслар ярдәмендә рәсмиләштерелгән очракта, алар аша кире кайтарырга мөмкин. Шулай ук 65 яшьтән өлкәнрәк пассажир урынына гади язма рәвештә ышаныч кәгазе нигезендә якын кешеләр билет кассасына файдаланылмаган юл документын кире кайтара ала.
Файдаланылмаган юл йөрү документлары өчен акчаны кире кайтару һәм поездлар хәрәкәте турында тулырак мәгълүматны РТЮның бердәм мәгълүмати-сервис үзәгенең тәүлек буе эшли торган 8 (800) 775-00-00 (Россиядән шалтыратулар өчен) һәм +7 (499) 605-20-00 (чит ил дәүләтләре территориясеннән шалтыратулар өчен) телефоннары аша алырга мөмкин.
Фото: www.mkivanovo.ru