6 ноябрьгә кадәр пассажирлар «Федераль пассажир компаниясе» АҖнең ерак араларга йөрүче поездларындагы купе вагоннарының өске урыннарына юл документларын 50% ташлама белән рәсмиләштерә ала.
Акция 1-30 ноябрьдә дәүләт эчендә йөрүче 300 дән артык поезд өчен гамәлдә. Аерым алганда, акциядә 378(Й) Казан - Яңа Уренгой, 001(Г) Казан – Мәскәү, 111(Г) Казан – Мәскәү, 133(Г) Казан - Санкт-Петербург һәм башка поездлар катнаша.
Акциядә катнашучы поездларның тулы исемлеге һәм аны уздыру шартлары РТЮ сайтында «Тарифлар һәм акцияләр» бүлегендә урнаштырылган.
Ташлама белән билетларны РТЮ рәсми сайтында, «РЖД Пассажирам» мобиль кушымтасы ярдәмендә, шулай ук «ФПК» АҖ тимер юл кассаларында рәсмиләштерергә мөмкин. Махсус тарифлар башка махсус ташламалар белән бер үк вакытта кулланылмый. Акция буенча урыннар саны чикләнгән.
Фото: mir-da.ru