Фәрит Хәнифов Казанның «Метроэлектротранс» һәм ПАТП-2 предприятиеләре эше белән танышты

2020 елның 28 октябре, чәршәмбе

Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Казанның муниципаль унитар предприятиеләре - «Метроэлектротранс» һәм ПАТП-2 эше белән танышты.

«Метроэлектротранс» МУПндә Фәрит Хәнифовка трамвай депосын, метрополитенның электр депосын һәм ситуацион-диспетчерлык үзәген күрсәттеләр. Генераль директор Әсфән Галәвов сөйләвенчә, 2006 елның мартыннан предприятие җир өсте һәм җир асты электр транспорты эшчәнлеген берләштерә. Биредә 2118 кеше эшли, шул исәптән 478 трамвай һәм троллейбус йөртүче, 407 кондуктор, 55 машинист.

Казанның шәһәр электр транспортының маршрут челтәре 11 троллейбус һәм 6 трамвай маршрутыннан тора. Шулай ук 11 станциядән торган метрополитенның бер линиясе эшли: «Дубравная» станциясеннән «Авиатөзелеш» станциясенә кадәр.

Электр транспортында пассажирлар ташу күләме буенча метрополитен лидер булып тора. Казанлылар арасында иң популяры 5 нче номерлы трамвай маршруты тора, ул шәһәрнең алты районын колачлый.

«Метроэлектротранс» МУП балансында 112 трамвай, 185 троллейбус һәм 15 электропоезд составы бар.

Барлык трамвайлар һәм троллейбуслар да түбән идәнле һәм шуның белән өлкән яшьтәге кешеләрне һәм мөмкинлекләре чикләнгән затларны транспорт белән тәэмин итә.

Электр транспортының күчмә составы диспетчерлык идарәсенең автоматлаштырылган системасында эшли. Моннан пассажирлар ташучыга рейсларның үтәлешен, аларның даими һәм тиз йөрешле режимын контрольдә тотарга мөмкинлек бирүче мәгълүматлар килә.

Эшлекле сәфәр барышында ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов шулай ук ПАТП-2дә булды. Автотранспорт предприятиесе 21 маршрутка хезмәт күрсәтә, шул исәптән 18 - шәһәр маршрутына (№№ 1, 4, 5, 9, 18, 22, 23, 25, 30, 34, 44, 45, 56, 60, 68, 77, 88, 91) һәм 3 - махсус сезонлы (№№ 39с, 109с, 111с). Генераль директор Альберт Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, күчмә состав 331 автобустан тора, шулардан 98 НефАЗ маркалы һәм 233 МАЗ маркалы. Аларның һәркайсында «АСУ-Т» системасының борт комплекты һәм автоинформатор урнаштырылган. Хәзерге вакытта предприятиедә 507 йөртүче, 455 кондуктор, 107 инженер-техник хезмәткәр, 105 ремонт эшчесе эшли.

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифовның планында Татарстанның транспорт комплексы предприятиеләре эшчәнлеге белән танышуны дәвам итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International