ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләү буенча конкурс комиссиясе утырышы булып узды

2020 елның 28 октябре, чәршәмбе

Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләүгә һәм министрлыкның кадрлар резервына кертүгә конкурс комиссиясе утырышы булып узды.

Комиссия автомобиль транспорты бүлегенең әйдәп баручы консультанты, инновацияләр һәм дәүләт заказы бүлегенең әйдәп баручы консультанты, автомобиль юллары бүлегенең 1 разрядлы өлкән белгече вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурста катнашу өчен 9 кандидатның гаризаларын карады.

Тест һәм әңгәмә нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының конкурс комиссиясе карары белән Мария Захватова (автомобиль транспорты бүлеге), Мария Курулина (инновацияләр һәм дәүләт заказы бүлеге) һәм Марсель Садретдинов (автомобиль транспорты бүлеге) конкурста җиңүчеләр дип табылды.

Котлыйбыз, хезмәттәшләр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International