«Казан» халыкара аэропортының кышкы җәдвәлендә Истанбулга яңа даими рейс барлыкка килде. «Северный ветер» (Nordwind Airlines) авиакомпаниясе 26 октябрьдә маршрутка чыкты.
Рейслар дүшәмбе, чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә 189 урынлы Boeing 737-800 очкычында башкарыла. Казаннан очыш – 10:30, Стамбулдан 15:15 сәгатьтә планлаштырылган. Юл вакыты 3,5 сәгать тәшкил итә. Авиабилет бәясе бер якка 5 296 сумнан башлана.
Ольга Дулова фотосы.