Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропорты пассажирлар өчен кызыклы яңалыклар ачу эшен дәвам итә. Ноябрь башында көнчыгыш Африкага – Казаннан Танзаниядәге Занзибар утравына туристик рейслар җибәрү Казан аэропорты җәдвәлендә мөһим яңа маршрут булачак. Бу Казан аэропорты тарихында Җирнең көньяк ярымшарына даими нигездә беренче туры рейс булачак. Рейсларны AZUR air һәм Royal Flight авиакомпанияләре көзге-кышкы навигация чоры дәвамында һәр 10-11 көн саен 330 утыргычлы лайнерларда башкарачак. «Победа» һәм «Северный ветер» авиакомпанияләре кышкы сезонны Истанбулга рейслар белән ача: атнага 4 һәм 3 тапкыр. Казан аэропортының күпьеллык партнеры Turkish Airlines авиакомпаниясе шулай ук Казан - Стамбул рейсларын атнага кимендә 4 тапкыр башкара. Шулай итеп, әлеге маршрутка берьюлы 3 компания хезмәт күрсәтәчәк, Казаннан рейслар көн саен булачак.
Төркия Антальясына рейсларның киң очыш программасы «Победа», «Уральские авиалинии», «Северный ветер», Royal Flight, Red Wings һәм AZUR air авиаташучылар тарафыннан тәкъдим ителгән. Рейслар көнгә берничә тапкыр башкарылачак.
Яңа сезонда шулай ук Көньяк-Көнчыгыш Азия курортларына һәм Татарстан халкы яратып йөри торган башка туристик юнәлешләргә – илләр белән һава юллары яңартылган очракта, кышкы рейслар планлаштырылган.
Эчке линияләрдә Татарстанның «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе маршрут челтәрен актив үстерә. Бу навигация сезонында ташучы Екатеринбург, Махачкала, Самара, Түбән Новгород, Ярославль, Пермь, Сургут, Яңа Уренгой, Омск, Чиләбе, Нижневартовск, Томск, Волгоград, Кемерово, Барнаул, Ханты-Мансийск шәһәрләренә очышларын башкарачак. Шулай ук Красноярскка Ханты-Мансийскта арадаш утыру белән, Салехард һәм Ноябрьскка Пермьдә арадаш утыру белән, Новокузнецкка Екатеринбургта арадаш утыру белән рейслар планлаштырылган.
Кышкы җәдвәлдә июльдә «Северный ветер» авиакомпаниясе тарафыннан пәнҗешәмбе һәм якшәмбе көннәрендә Калининградка ачылган рейслар саклана.
Сезонның тагын бер яңалыгы дип Минераль суларга PegasFly һәм «ИрАэро» башкарачак кышкы рейсларны санарга мөмкин.
«Победа» авиакомпаниясе традиция буенча кыш көне Сочи, Мәскәү (Внуково) һәм Санкт-Петербургка рейслар башкара. Шулай ук ташучы Краснодарга атнага 3 тапкыр очышлар белән яңа рейс ачты һәм Мәскәүгә (Внуково) очулар ешлыгын тәүлегенә 2 тапкырга арттырды.
Казан – Санкт-Петербург маршрутында «Россия» һәм «Победа» авиакомпанияләре очышларны көн саен, Smartavia атнага 4 тапкыр, шулай ук әлеге маршрутта яңа «Руслайн» авиакомпаниясе атнага 2 тапкыр йөриячәк.
2020-2021 елларда Симферопольгә Казаннан «Уральские авиалинии» һәм «Северный ветер» авиакомпанияләре канатларында очарга мөмкин булачак. «Россия» һәм «Азимут» авиакомпанияләре шулай ук Сочи һәм Краснодар шәһәрләрендә үзләренең очыш программаларын үтәүне дәвам итәчәк.
Воронеж, Брянск, Екатеринбург, Калуга, Новосибирск, Оренбург, Ростов-на-Дону, Төмән, Уфа һәм башка шәһәрләргә рейсларның үтәлеше турында рәсми сайтта очышлар җәдвәлендә һәм Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортының мобиль кушымтасында белергә мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, көзге-кышкы җәдвәл 2021 елның 27 мартына кадәр гамәлдә булачак.