Татарстанда ташламалы транспорт карталарын тулыландыру өчен чикләүләр юк

2020 елның 27 октябре, сишәмбе

Татарстанда ноябрьдә ташламалы транспорт карталарын тулыландыру өчен чикләүләр юк. Шулай ук социаль карталарны блокировкалау да каралмаган.

Пенсионерлар шәһәр җәмәгать транспортында битлек режимын үтәп ташламалы карталар буенча йөри алалар. Шул ук вакытта өлкән яшьтәге кешеләргә санитар-эпидемиологик хәлне тотрыклыландырганчы җәмәгать транспортында йөрүне чикләргә киңәш итәбез.

Фото: kazantransport.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International