Көзге-кышкы җәдвәл 2021 елның 27 мартына кадәр гамәлдә булачак.
Яңа сезонда Николай Лемаев исемендәге «Бигеш» халыкара аэропортының маршрутлар челтәрен Pegas Fly авиакомпаниясенең Сочига даими рейслары тулыландырачак. Очышлар 2020 елның 17 ноябреннән һәм көзге-кышкы сезон ахырына кадәр, атнага 3 рейс ешлыгы белән башкарылачак.
Моннан тыш, төбәк авиаташуларын субсидияләү программасы кысаларында Нижневартовск (Азимут), Минераль Сулар һәм Сургут (UVT Aero) даими рейсларын ачып җибәрү планлаштырыла.
Гадәттәгечә җәдвәлдә Мәскәүгә даими рейслар киң тәкъдим ителгән. Башкалага Аэрофлот, Nordwind Airlines һәм Победа авиакомпанияләре тарафыннан атнага 35 рейс башкарылачак.
Узган кышкы сезон белән чагыштырганда «Победа» лоукостерының Санкт-Петербургка көндәлек рейслары саны атнага дүрт рейска кадәр артты.
Көзге-кышкы җәдвәлдә «Азимут» авиакомпаниясенең Ростов-на-Дону, Краснодарга субсидияләнүче рейслары һәм S7 Airlines авиакомпаниясенең Новосибирскка очышлары саклана.
Көзге-кышкы сезонга «Бигеш» аэропортының барлык махсус техникасы әзерләнгән. Ул аэропортның теләсә нинди метеорологик шартларда өзлексез эшләвен тәэмин итәчәк. Кыш көне аэродромны кардан һәм боздан чистарту эшенә 30 берәмлек техника җәлеп ителәчәк.