Бүген - Автомобиль һәм шәһәр пассажир транспорты хезмәткәрләре көне

2020 елның 25 октябре, якшәмбе

Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов автомобиль һәм шәһәр пассажир транспорты хезмәткәрләрен котлый:

Хөрмәтле автомобиль һәм шәһәр пассажир транспорты ветераннары һәм хезмәткәрләре! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!

Сезнең фидакарь хезмәтегез нәтиҗәсендә Татарстанда сыйфатлы һәм өзлексез пассажирлар йөртү һәм йөк ташу оештырылган. Агымдагы елның 9 аенда гына да республикада шәһәр электр һәм автомобиль транспортында 184 миллионнан артык пассажирга хезмәт күрсәтелгән. Автотранспорт белән ташылган йөкләрнең күләме 37 миллион тоннадан артып киткән.

Без социаль юнәлешле маршрутлар челтәре нигезендә халыкның транспорт белән тәэмин ителүенә зур игътибар бирәбез. Бүген пассажир автотранспорт предприятиеләренең 2586 автобусы 770 маршрутта хезмәт күрсәтә, шуларның 160ы - муниципальара маршрутлар.

Татарстанда җәмәгать транспортының хәрәкәт составы паркын яңарту буенча шактый эш алып барыла. «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында агымдагы елда Казан агломерациясенең транспорт предприятиеләре зур сыйдырышлы 53 автобус сатып алган. Алар шулай ук 2021 елга 206 берәмлек хәрәкәт составы алу турында гариза тапшырган: 160 зур класслы түбән идәнле автобус, 28 троллейбус һәм 18 трамвай.

Хөрмәтле тармак ветераннары, автомобиль һәм шәһәр пассажир транспорты предприятиеләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре! Һөнәри осталыгыгыз һәм лаеклы хезмәтегез өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез! Сезгә һәм якыннарыгызга чын күңелдән нәтиҗәле эш һәм нык сәламәтлек телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International