“Федераль пассажир компаниясе” ААҖ “РТЮ Бонус” программасында катнашучыларга өстәмә баллар исәпли

2013 елның 6 марты, чәршәмбе
      “РТЮ Бонус” программасында катнашучыларга “Яз белән юлга” акциясе эшли башлады. “ФКБ” ААҖ программада катнашучыларның һәрберсенә 2013 елның 15 мартына кадәр купе яки югарырык класслы вагоннарда барган өчен өстәмә 10% баллар исәпләячәк.
     Моннан тыш, март азагына кадәр “РТЮ Бонус” программасында катнашучыларга пластик карталар алу өчен ташламалы шартлар дәвам итәчәк. 2012 елның 1 июленнән 2013 елның 31 мартына кадәр “ФКБ” ААҖ поездларында һәм пересадкасыз вагоннарында  бер генә тапкыр булса да барган катнашучыларга, программада төркәлгән вакытта күрсәтелгән адреска, почта аша карта җибәреләчәк. Акциядә катнашмаучыларга карта алу өчен кимендә өч тапкыр купедан ким булмаган классла вагонда барырга кирәк.  Исегезгә төшерик, “РТЮ Бонус” программасында катнашучы пассажирларга “ФКБ” ААҖ поездларында һәм вогоннарында йөргән өчен бонус баллары исәпләнә. Җыелган балларны билетларга алыштырырга мөмкин. Исәпләнгән баллар күләме вагон төренә, юл ераклыгына һәм катнашу статусына карый. Программада плацкарт, купе, шулай ук СВ һәм Люкс класслы   вагоннарның пассажирлары катнашалар. Җыелган балларны катнашучы купе, СВ яки Люкс класслы вагоннар билетына алыштыра ала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International