26 октябрьдән «Салават күпере» торак комплексы - Юдино станциясе маршрутының җәдвәле үзгәрә

2020 елның 23 октябре, җомга

26 нчы октябрьдән «Салават күпере» торак комплексыннан Юдино станциясенә кадәр хәрәкәт итүче автобусның җәдвәле үзгәрә. Автобус маршрутка дүшәмбедән җомгага кадәр чыгачак.

Шулай ук хәрәкәт графигы да үзгәрәчәк. «Радужный» торак комплексыннан автобус 6:17, 8:10, 9:35, 12:55, 14:15, 16:10 сәгатьләрдә кузгалачак. Кире юнәлештә 7:05, 9:00, 12:15, 13:35, 15:10 сәгатьләрдә китәчәк.

Юлда җиде тукталыш каралган: «Радужный» торак комплексы, Нурихан Фәттах урамы, «Салават күпере» торак комплексы, Наил Йосыпов урамы (кирегә таба - Осиново урамы), Красиков урамы, Бирюзовая урамы, Привокзальная урамы.

Автобусның җәдвәле Юдино станциясе буенча хәрәкәт итә торган шәһәр яны поездлары җәдвәле белән килештерелгән.

Автобуста йөрү Юдино станциясеннән шәһәр яны поездына агымдагы яки абонемент датасына юл йөрү документы булганда башкарылачак. Билетны тимер юл кассасында, билет бастыручы автоматлар аша, «Пригород» һәм «РЖД Пассажирам» мобиль кушымталарында, шулай ук турыдан-туры автобуста сатып алырга мөмкин. Автобуста шәһәр яны тимер юл транспортында йөрү өчен каралган барлык ташламалар гамәлдә булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International