Бүген Казанда маршрутларга 25 яңа газ-мотор автобусы чыкты

2020 елның 22 октябре, пәнҗешәмбе

          Бүген Казанда линиягә 25 яңа «НЕФАЗ-57.40.5299» автобусы чыкты. Алар 36 һәм 45 номерлы маршрутларда йөриячәк.
          Бу компримацияләнгән табигый газда эшләүче түбән идәнле үзгәртелгән шәһәр автобуслары.
          17 октябрьдә «ПАТП 2» муниципаль унитар предприятиесенә КАМАЗның бүлендек предприятиесе җитештергән 30 яңа машина кайтты.
          Яңа автобусларны алу «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты ярдәмендә мөмкин булды.
          Автобус салонында 80гә кадәр кеше булырга мөмкин, 28 утыргычлы урын бар. Шуларның сигезе өстенлекле категория гражданнарны йөртү өчен каралган.
          Кузовның тышлыгы яңа технология буенча композит материаллардан эшләнгән, бу коррозиядән тулысынча саклауны тәэмин итә.
          2021 елда Татарстан башкаласында тагын 92 «НЕФАЗ» автобусы барлыкка киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International