«Уральские авиалинии» яңа даими Казан – Жуковский рейсы ачты

2020 елның 20 октябре, сишәмбе

«Уральские авиалинии» яңа регуляр Казан – Жуковский рейсы ачты. Ул сишәмбе, пәнҗешәмбе, җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә башкарыла. Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортыннан самолет 22:20 сәгатьтә, Жуковский шәһәреннән 20:05 сәгатьтә оча. Линиягә Европа концерны җитештергән Airbus лайнерлары хезмәт күрсәтә.

Исегезгә төшерәбез, Казан – Жуковский маршруты, авиакомпания сентябрь аенда игълан иткән, 499 сумнан башлана торган яңа лоукост-тарифлар линиясенә керә. Әлеге бәя буенча тәкъдимгә очыш һәм кул йөге (40*30*20 авырлыгы 5 кг га кадәр) генә керә.

Билетларны авиакомпания сайтында uralairlines.ru сатып алырга мөмкин.   Шулай ук авиабилетларны UralAirlines һәм «Казан» халыкара аэропорты мобиль кушымталарында, авиакассаларда һәм 8-800-7700-262 номеры буенча call-үзәккә шалтыратып та алырга була.

Авиабилетлар саны чикләнгән.

Ольга Дулова фотосы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International