18 нче октябрь - Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне

2020 елның 17 октябре, шимбә

          ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов һөнәри бәйрәм алдыннан юл хуҗалыгы хезмәткәрләрен котлады:

          Хөрмәтле юл хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм ветераннары!

          Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм!

          Татарстанның юл тармагында масштаблы бурычлар уңышлы үтәлә. Без федераль юллар төзүне һәм ремонтлауны дәвам итәбез. М-7 «Идел» юлы Чуваш Республикасы чигеннән Иннополис развязкасына кадәр реконструкцияләнә. 2020 елда 28 км юл катламын капиталь ремонтлау һәм 54 км катламны ремонтлау каралган.

          Татарстан «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектын тормышка ашыруда актив катнаша. Аның төп максаты - максималь санда юлларны норматив хәлгә китерү һәм юл-транспорт һәлакәтләре күп булган урыннарны киметү. Безнең республика - агымдагы елга планнарны үтәү буенча лидерлар арасында: 254 км юл ремонтланды һәм юл-транспорт һәлакәтләре күп булган 101 урын юкка чыгарылды инде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2020 ел мөһим объектны - Зур Казан боҗрасының 1 нче этабын файдалануга тапшыру белән истә калды.

          Төбәк юллары елдан-ел яңартыла. Агымдагы елда 56 км юл төзелде һәм 372 км ремонтланды.

          Шулай ук гаилә фермаларына, терлекчелек комплексларына һәм бакчачылык ширкәтләренә гомуми озынлыгы 36 километрга якын булган 52 керү юлы төзекләндерелде. Түбән Кама шәһәренең Көньяк урамы буенча 2 юлүткәргеч файдалануга тапшырылды, гомуми озынлыгы 16 км дан артык булган балалар сәламәтләндерү лагерьларына 11 керү юлы норматив хәлгә китерелде, 6 торак пунктка юллар төзелде.

          Җирле әһәмияттәге юлларда шактый күләмдә юл эшләре башкарылды. Шулай итеп, торак пунктларда 574 км озынлыктагы 990 урам-юл челтәре объекты ремонтланды.

          Кадерле юл хуҗалыгы ветераннары һәм хезмәткәрләре! Лаеклы хезмәтегез, сыйфатлы һәм үз вакытында эшләвегез өчен рәхмәт сезгә! Безнең барлык казанышларыбыз сезнең һөнәри осталыгыгыз һәм үз эшегезгә бирелгәнлегегез нәтиҗәсендә мөмкин булды. Сезгә һәм якыннарыгызга чын күңелдән сәламәтлек, иминлек һәм гөрләп алга баруыгызны телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International