«Бигеш» аэропортыннан Сочига рейслар ел әйләнәсендә башкарылачак

2020 елның 16 октябре, җомга

17 ноябрьдән Николай Лемаев исемендәге «Бигеш» халыкара аэропортыннан Сочига рейслар ел буе сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәрендә башкарылачак.

Nordwind авиакомпаниясе очышлар өчен 110 урынлы уңайлы Embraer E-190 лайнерлары куллана.

Барлык пассажирлар да уңайлы очыш өчен өстәмә хезмәтләрдән файдалана ала. Аерым алганда, бортта урын, туклану, өстәмә багаж урыны, янәшәдә өстәмә урын сайлау мөмкинлекләреннән.

Авиакомпания COVID-19 профилактикалау һәм бортта куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен барысын да эшли. Һава судноларын, шул исәптән креслоларны, өстәлләрне, багаж киштәләрен дезинфекцияли һәм борт туклануын әзерләгәндә санитар-эпидемиологик нормаларның үтәлешен катгый контрольдә тота.

Рейслар, тарифлар һәм кагыйдәләр турында тулырак мәгълүматны «Бигеш» аэропортының белешмә өчен телефоны 8 800 200 1819 аша белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International