«Казан» аэропорты халыкара йөк ташу күләмен сизелерлек арттыра. Шулай итеп, Татарстан һава аланы йөк ташу өчен транзит авиация төенен булдыру проектын үстерә.
«Казан» аэропорты Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән интернет-сәүдәнең иң эре халыкара дистрибьюторы булган Кытайдан «АТРАН» һәм «Авиастар-ТУ» авиакомпанияләре тарафыннан йөк рейслары программасын башлап җибәрде.
Беренче этапта рейслар атнага бер тапкыр Казанда өлешчә бушату белән башкарылачак. Ноябрь уртасыннан рейсларның ешлыгын атнага 3-4 тапкырга кадәр арттыру планлаштырыла.
Программа 2021 ел ахырына кадәр планлаштырылган.
Башланган программа кысаларында 14 октябрьдә беренче Хуанчжоу (КХР) – Новосибирск – Казан рейсы килде.