«Содружество» компаниясе 11 шәһәр яны тимер юл кассасында ерак араларга йөрүче поездларга билетлар сатып алу мөмкинлеге бирә. Бу пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту һәм сату каналларын киңәйтү өчен башкарылган. Билетлар Казан-1, Восстание, Әмәт метросы, Компрессор, Канаш, Васильево, Сосновка, Нократ Аланы, Ижевск, Янаул һәм Можга станцияләрендә сатыла.
Хезмәт көн саен күрсәтелә. Эш режимын компаниянең мәгълүмат хезмәте телефоны 88005505393 буенча белергә була.
Исегезгә төшерәбез, әлеге кассаларда шулай ук авиабилетлар һәм шәһәрара автобусларга билетлар сатып алырга мөмкин.
Фото: vgudok.com