Россия тимер юллары вокзалларда һәм поездларда эпидемиягә каршы чараларны үтәү зарурилыгы турында искә төшерә

2020 елның 13 октябре, сишәмбе

«Россия тимер юллары» холдингында пассажирларга шәхси саклану чараларын - битлек, перчатка, антисептик чараларны куллану мөһимлеге турында хәбәр итү оештырылды. Чараларны вокзалларда: шәһәр яны кассаларында, даруханәләрдә, вендинг аппаратларда һәм ваклап сату кибетләрендә сатып алырга мөмкин.

Вокзалларга килүчеләрнең шәхси саклану чараларын куллану буенча күрсәтмәнең үтәлешен хокук саклау органнары контрольдә тота.

Исегезгә төшерәбез, барлык вокзалларда һәм станцияләрдә агымдагы елның мартыннан эпидемиягә каршы чаралар комплексы гамәлгә ашырыла. Вокзал биналарында – керү төркемнәрендә, касса залларында һәм көтү залларында социаль дистанцияне үтәү өчен вертикаль визуаль һәм идәнгә мәгълүмати-кисәтү характерындагы тамга төшерелгән. Көтү залларында утыра торган секцияләрдә пассажирларны утырту буенча киңәшләр ябыштырып куелган. Моннан тыш, пассажирларны социаль дистанция белән тәэмин итү өчен тавышлы элемтә буенча игъланнар трансляциясе оештырылган.

Кеше сәламәтлеге өчен куркынычсыз һәм микробларга каршы йогынтының киң спектры булган дезинфекция чаралары кулланып, барлык биналар да даими рәвештә җилләтелә һәм җыештырыла. Ишек тоткаларына, рәшәткәләргә, тоткычларга, утыргыч култыксаларына, өстәлләргә аерым игътибар бирелә.

Шулай ук вокзал комплекслары территориясендә килүчеләр өчен кулларны эшкәртү өчен махсус антисептик составлы диспенсерлар урнаштырылган.

Вокзалларның медицина пунктлары эпидемиягә каршы чаралар һәм тән температурасын контактсыз ысул белән үлчәү өчен инфракызыл термометрлар белән өстәмә тәэмин ителгән.

РТЮ холдингы йогышлы авырулар симптомнары булган кешеләрне ачыклаганда куркынычсызлык гамәлләре һәм чаралары буенча персоналга өстәмә инструктажлар үткәрә. Пассажирлар белән элемтәгә керүче барлык хезмәткәрләр дә шәхси саклану чаралары (битлек, перчаткалар) һәм антисептиклар белән тәэмин ителгән. Моннан тыш, көн саен күп кеше белән контактта торган «РТЮ» холдингы персоналы сменага керү алдыннан мәҗбүри медицина тикшерүләре уза.

Фото: t-i.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International