Татарстан башкаласында Борисковская урамыннан Техническая урамына кадәрге 1,222 км озынлыктагы участокта Зур Казан боҗрасының 2 этабы төзелеше дәвам итә. Биредә эшләр агымдагы елның мартында «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча башланды.
Узган атнада Тихорецкая һәм Лодейная урамнары буенча Техническая урамына кадәр җир эшләре дәвам итте. Хисап чорында 4300 куб м яраксыз туфрак чыгарылды. 500 куб м күләмендәге дымлы туфрак комга алыштырылды, шулай ук яңгыр канализациясе траншеяларына 300 куб м күләмендә ком салынды.
3000 кв. м мәйданда яшел зоналар планлаштырылды, 4800 куб м күләмендә юл киемнәре өчен тагарак урнаштырылды, 3400 кв. м мәйданда ком катламы җәелде.
Чистарту корылмаларының җыю резервуарларында бетон эшләре тәмамланды, конструкцияләрне гидроизоляцияләү дәвам итә.
Торбаларны җәю һәм су белән тәэмин итү коеларын һәм яңгыр сулары канализациясен урнаштыру эшләре башкарыла. Атна эчендә барлыгы 150 метр яңгыр канализациясе торбалары сузылды.
Траншеяларны эшкәртү, нигезләр урнаштыру, газ белән һәм су белән тәэмин итү торбаларын, шулай ук электр белән тәэмин итү линияләрен урнаштыру эшләре бара.
2 этап төзелешендә 92 инженер-техник персонал һәм 38 махсус техника берәмлеге мәшгуль иде.
Исегезгә төшерәбез, Зур Казан боҗрасы төзелешенең икенче этабы кысаларында проект документлары белән коммуникацияләрне үзгәртеп кору, яңгыр канализациясен һәм чистарту корылмаларын, терәк диварларны, светофор объектларын, тышкы яктыртуны урнаштыру, трамвай юлларын төзү каралган. Монастырь ермагы аша 70,78 м озынлыктагы күпер төзелде.