Буа вокзал яны мәйданында Геройлар аллеясы ачылды

2020 елның 12 октябре, дүшәмбе

Буа шәһәрендә Буа вокзал яны мәйданында тантаналы рәвештә Геройлар аллеясы һәм мемориаль монумент ачылды. Алар Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм Зөя - Ульяновск тимер юл линиясен төзүчеләргә багышланган.

Һәйкәл булдыру инициаторлары булып тимерюлчылар тора. Һәйкәл төзелеше Горький тимер юлының һәм Буа муниципаль районының уртак проекты.

Зөя - Ульяновск тимер юл участогы Идел буе рокадасының бер өлеше булып тора. Иловля станциясеннән (Сталинград, хәзерге Волгоград янында) Зөя станциясенә кадәр (Казан янында) Саратов, Сызрань һәм Ульяновск станцияләре аша тимер юл линиясенең озынлыгы 1000 чакрымга якын тәшкил итә. Магистраль Бөек Ватан сугышы елларында нибары ярты ел эчендә төзелгән. Сугыш елларында төзелгән юл бүгенге көнгә кадәр хезмәт итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International