«Салават Күпере» торак комплексыннан Юдино станциясенә кадәр автобус элемтәсе оештырылды

2020 елның 12 октябре, дүшәмбе

«Содружество» шәһәр яны пассажир компаниясе Казан шәһәренең халык тыгыз урнашкан торак комплексларыннан берсе - «Салават күпере»ннән Юдино станциясенең тимер юл вокзалына кадәр һәм кирегә якка автобус элемтәсе оештырды.

Көн саен автобус иртәнге 6дан кичке 19га кадәр 11 рейс ясый. Башлангыч станциядән соңгысына кадәр хәрәкәт итү вакыты, юл ситуациясенә карап, ярты сәгать чамасы тәшкил итә. Юлда җиде тукталыш билгеләнгән: «Радужный» ТК, Нурихан Фәттах, «Салават Күпере» ТК, Наил Йосыпов (кире юнәлештә – Осиновская), Красиков, Бирюзовая, Вокзал алды.

Автобус җәдвәле Юдино станциясе буенча шәһәр яны поездлары җәдвәле белән килештерелгән.

Автобуста йөрү агымдагы датага Юдино станциясеннән шәһәр яны поездына йөрү документы яки абонемент булганда гамәлгә ашырыла. Билетны автобуста, тимер юл кассасында, билет бастыручы автоматлар аша, «Пригород» һәм «РЖД Пассажирам» мобиль кушымталарында сатып алырга мөмкин. Шәһәр яны тимер юл транспортында йөрү өчен каралган барлык ташламалар да гамәлдә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International