«Победа» авиакомпаниясе яңа Казан-Стамбул рейсына билетлар сата

2020 елның 12 октябре, дүшәмбе

«Победа» лоукостеры яңа халыкара рейска Казаннан Истанбулга билетлар сатуны ача. Очышлар 1 ноябрьдән дүшәмбегә, чәршәмбе, җомга һәм якшәмбе көннәрендә башкарылачак.

Казаннан «Победа» рейсларына Истанбулның яңа халыкара аэропорты хезмәт күрсәтәчәк.

Исегезгә төшерәбез, лоукостер Казаннан Анталиягә атнага ике тапкыр даими рейслар башкара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International