Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәтеннән Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы әгъзасы Ленар Сафин ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллективы белән очрашты.
ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов үзенең сәламләү сүзендә билгеләп үткәнчә, үз урынында 10 елдан артык уңышлы эшләгән мондый дәрәҗәдәге түрәләр һәм сәясәтчеләр күп түгел. Ул Л. Сафинга очрашу өчен рәхмәт белдерде. "Бу - сезнең яктан, Ленар Ринатович, сез күп еллар җитәкләгән коллективка зур хөрмәт билгесе. ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы - ул, чыннан да, безнең республика хөкүмәтендә иң яхшы коллективларның берсе һәм Россия Федерациясенең транспорт комплексында алдынгы министрлык», - дип ассызыклады Ф. Хәнифов.
Үз чиратында, Ленар Сафин министрлыкта 10 ел җитәкчелек итүнең бик тиз узганын билгеләп үтте. «ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика җитәкчелеге безнең алда бик күп мөһим һәм катлаулы бурычлар куйды. Һәм без барысын да башкарып чыктык", - диде Л. Сафин. Ул һәр хезмәткәргә уртак эш өчен рәхмәт белдерде. Ул кадрларның дәвамчанлыгы сакланыр дип өметләнүен әйтте, чөнки әлеге коллектив әһәмиятле чараларны уздыруда профессиональлек һәм югары нәтиҗә күрсәтә алды.
Очрашу истәлеккә гомуми фото белән тәмамланды.