Агымдагы елның февраль башына смотр-конкурста катнашу өчен 10 транспорт предприятиясе һәм 5 юл оешмасы заявка бирделәр. Җиңүчеләр итеп түбәндәгеләр билгеләнде. ”Транспорт предприятияләре арасында хезмәтне саклау өлкәсендә иң яхшы оешма” номинациясендә беренче урын “Горэлектротранспорт” ДУП (Түбән Кама шәһ.) һәм “ПАТП-4” ДУП бирелде. Икенче урында - “Нижнекамское ПАТП” ҖЧҖ. “Альметьевское ПОПАТ” ААҖ өченде булды.
”Юл хуҗалыгы предприятияләре арасында хезмәтне саклау өлкәсендә иң яхшы оешма” номинациясендә җиңүче итеп “Татавтодор” ААҖ билгеләнде. “Татнефтедор” ҖЧҖ икенче булды.
Смотр-конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр дипломнар һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнәчәкләр.
Әлеге чараны оештыручылар мондый конкурсларны үткәрү предприятиеләр эшен стимуллаштыра, престижын күтәрә, эш бирүченең сәламәт һәм куркынычсыз хезмәт шартларын булдыруга кызыксынуын арттыралар дип саныйлар.