Түбән Камада авыр хәрәкәт итүче шәһәр кешеләре өчен социаль такси барлыкка килде

2013 елның 27 феврале, чәршәмбе
      Социаль ташучы вазифасын “XXI гасыр” такси хезмәте үзенә алды. Транспорт оешмасы һәм социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре сүзе буенча, инвалидлар һәм озатучылар өчен йөрү бәясе гади юл бәясенең яртысын тәшкил итә – 35 сум.

      Йөрү махсус талоннар буенча тормышка ашырыла, аларны инвалидлар өч пунктта ала алалар: “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге (Кайманов ур., 16а, тел. 43-43-50), “Өмет” интернат-мәктәбе (Төзүчеләр ур., 58, тел. 30-93-86 – монда балалары инвалид булган гаиләләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк) һәм шәһәрнең инвалидлар оешмасына (Тукай ур., 20а, тел. 43-12-44). Талоннар тиешле документлар булган очракта бирелә (инвалид булу турында белешмә, пенсия таныклыгы). Инвалидлар таксины 48-34-43 һәм
8-952-048-34-43 телефоннары аша чакырта алалар.  

      Социаль таксиның беренче ике ай эшләвенә караганда, авыр хәрәкәт итүче кешеләрне йөртү хезмәте Түбән Камада киң кулланылышта. 200 талонлы айлык лимит тулысынча кулланыла. Коляскалы инвалидларны йөрткәндә, йөртүчеләр клиентларга машинага утырырга ярдәм итәләр, колясканы җыеп багажникка урнаштыралар. Кирәкле урынга барып җиткәч, кешеләргә тышка чыгарга һәм коляскага утырырга булышалар. Такси хезмәтенә претензияләр һәм зарлар килмәгән.

       Социаль яклау идарәсендә ташламалы йөрүгә талоннарны башка кешеләргә бирергә ярамавын, ә кулланмаган талоннарны алган пунктка кайтарып бирергә кирәклеген аңлаттылар. Моннан тыш талоннар бүлеп бирү өчен пунктка киләсе айга планлаштырган йөрүләр турында хәбәр итәргә кирәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International