«Содружество» шәһәр яны компаниясе хәбәр иткәнчә, кышкы чорга күчү һәм пассажирлар агымы кимү сәбәпле, берничә шәһәр яны поезды җәдвәлдән чыгарыла.
- 21 сентябрьдән 6452 нче Ижевск - Чур һәм 6451 нче Чур - Ижевск;
- 1 октябрьдән 6001 нче Казан - Свияжск, 6476 нчы Свияжск - Арча, 6437 няе Арча - Казан һәм 6432 нче Казан - Арча;
- 3 октябрьдән 6001 нче Казан - Төрләмә һәм 6476 нчы Төрләмә - Арча;
- 10 октябрьдән 6352 нче Ижевск - Ува һәм 6353 нче Ува – Ижевск;
- 16 октябрьдән 6383 нче Казан - Йошкар-Ола һәм 6453 нче Йошкар-Ола - Табашино;
- 17 октябрьдән 6452 нче Табашино - Йошкар-Ола һәм 6382 нче Йошкар-Ола – Казан;
- 19 октябрьдән 6502 нче Канаш - Чабаксар һәм 6505 нче Чабаксар - Канаш, 6458 нче Ижау – Чур һәм 6457 нче Чур – Ижевск.
1 октябрьдән түбәндәге шәһәр яны поездларының йөрү маршрутлары кыскара:
6420 нче Казан - Нократ Аланы поезды Казан – Кукмара маршруты буенча гамәлдәге җәдвәл буенча хәрәкәт итәчәк. Казан станциясеннән 06:00 сәгатьтә кузгалып китә, Кукмара станциясенә 08:59 килә;
6425 нче Нократ Аланы – Казан поезды Кукмара - Казан маршруты буенча хәрәкәт итәчәк. Кукмара станциясеннән 12:06 сәгатьтә кузгалып китә, Казан станциясенә 15:11 сәгатьтә килә.
Шәһәр яны поездлары җәдвәле турында тулырак мәгълүматны 8 (937) 625-04-33 телефоны буенча (тәүлек буе), «Пригород» һәм «РЖД Пассажирам» мобиль кушымталарында алырга мөмкин.