26 сентябрьдән 6301 нче Казан-Зөя шәһәр яны поездының хәрәкәт тәртибе үзгәрәчәк

2020 елның 23 сентябре, чәршәмбе

ВЧД станциясендә өстәмә тукталыш кертелү сәбәпле, 26 сентябрьдән 6301 нче Казан-Зөя шәһәр яны поездының хәрәкәт тәртибе үзгәрәчәк. Казан станциясеннән поезд 06:37 сәгатьтә кузгалачак һәм Юдино станциясенә кадәр җәдвәлне үзгәртмичә хәрәкәт итәчәк. Юдино станциясендә тукталыш 06:57 – 06:58 (-1 минут). ВЧД станциясендә тукталыш 07:00-07:01. Алга таба поезд гамәлдәге җәдвәл буенча хәрәкәт итәчәк. Зөя станциясенә 7.46 килә.

Шәһәр яны поездлары җәдвәле турында тулырак мәгълүматны 8 (937) 625-04-33 телефоны буенча (тәүлек буе), «Пригород» һәм «РЖД Пассажирам» мобиль кушымталарында алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International