Татарстанда илкүләм проект буенча «Казан-Ульяновск» - Кама Тамагы автомобиль юлы участогы ремонтланды

2020 елның 22 сентябре, сишәмбе

Татарстанның Кама Тамагы муниципаль районында 46,06 км дан алып 48,1 км га кадәр участокта төбәк әһәмиятендәге «Казан – Ульяновск» - Кама Тамагы автомобиль юлы төзекләндерелде. Юл эшләре «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча башкарылды.

Юл 4 техник категория нормативы буенча 2 хәрәкәт полосасы һәм 7 м киңлектәге транспорт йөрү өлеше белән проектланды. 2,04 км озынлыктагы участокта тигезләү катламы урнаштырылды, ЩМА-8 асфальт-бетон катнашмасыннан өске катлам җәелде. Шулай ук һәр яктан 1,5әр метр юл кырыйлары вак таш белән ныгытылды, 37 сигнал баганасы урнаштырылды, юл тамгасы төшерелде.

«Казан – Ульяновск» - Кама Тамагы автомобиль юлы буйлап автобус һәм мәктәп маршрутлары уза.

Эшләрне проектлаучы - «Татдорпроект» институты белгечләре, генераль подрядчы - «Татавтодор» АҖ.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында 2020 елда төбәк әһәмиятендәге гомуми озынлыгы 165 км дан артык булган 61 юл участогы ремонтланачак. Бу төбәк юллары норматив халәтенең 47,5% ын тәшкил итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International