22 сентябрьдән Татарстанның «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе Нижневартовск – Казан - Волгоград маршруты буенча даими рейслар башкара башлаячак.
Бу юнәлеш буенча очышлар атна саен сишәмбе көннәрендә башкарылачак. Нижневартовсктан кузгалып китү вакыты 21:30, Казан аэропортына 22:20 килә, Казаннан очып китү вакыты - 23:10, Волгоградка 01:40 килә.
Кире очулар чәршәмбе көннәренә планлаштырылган. Волгоградтан очу вакыты - 14:50, Казан аэропортына 15:20 килә, Казаннан 16:30 очып китә, Нижневартовскка пассажирлар 21:10 киләләр. Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән.
Маршрутта Канаданың 50 урынлы CRJ-200 Бомбардье авиалайнерлары җәлеп ителгән.
Билетларны авиакомпания сайтында сатып алган очракта Нижневартовск – Казан маршруты буенча бер якка очышның минималь бәясе - 5730 сумнан, Казан - Волгоград – 4090 сумнан, Нижневартовск – 7801 сумнан башлана. Сату ачык.
«ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе маршрутлар челтәрен үстерүне дәвам итә, яңа маршрут юнәлешләрен ача һәм пассажирларга күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын яхшырта.
Җәдвәл һәм бәяләр турында тулырак мәгълүматны авиакомпания сайтында http://uvtaero.ru/ яки белешмә хезмәте телефоны (843) 260-15-09 буенча белергә мөмкин.