2013 нче елның 1 мартыннан техник сәбәпләр аркасында сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 6451/6454 нче Табашкино - Яранск, 5081/5084 нче Йошкар-Ола – Табашкино һәм 5053/5052 Йошкар-Ола – Яранск поездлары расписаниедән чыгарылачак.
Поездлар расписаниесе турында барлык мәгълүматны пассажирлар “РТЮ” ААҖ Бердәм мәгълүмати-белешмәләр үзәгендә белә алалар. Сервиска Интернет челтәрендә керү мөмкинлеге бар, шул исәптән коммуникаторлардан һәм кесә телефоныннан. Сервиска керү юлы: www.rzd.ru /Пассажирларга/ яисә 8 (800) 775-00-00 телефоны аша.