Яңа урында уңышлар, Ленар Ринатович!

2020 елның 18 сентябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең Указы белән Сафин Ленар Ринат улына Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы әгъзасы – Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органыннан вәкил вәкаләтләре бирде. Әлеге Указ аңа кул куйган көннән үз көченә керә.

Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллективы үзенең элеккеге җитәкчесен яңа вазыйфага билгеләнүе белән ихлас күңелдән тәбрик итә. Без сезгә, Ленар Ринатович, уртак нәтиҗәле эш, Татарстан транспорт комплексын планлы рәвештә үстерүегез өчен рәхмәтлебез.

Сезгә, Ленар Ринатович, яңа урында уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International