Утырышта «Казанда 2013 нче елгы XXVII Бөтендөнья Җәйге Универсиада Башкарма дирекциясе» АНО, Казан Башкарма комитетының Транспорт комитеты, ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе, шәһәрнең пассажир автотранспорты предприятиеләре, “Казан” халыкара аэропорты, Татарстан таможнясы вәкилләре катнашында Казанда 2013 нче елгы XXVII Бөтендөнья Җәйге Универсиада вакытында транспорт хезмәтен күрсәтүне оештыру барышын карадылар. Атап әйткәндә, Универсиада вакытында спортчыларны, вәкаләт бирелгән кешеләрне, җанатарларны, ЭЭМ бүлекчәләрен транспорт белән тәэмин итү тәртибе әйтеп үтелде.