Юлчылар Монастырь ермагы аша күпернең уң һәм сул як юлларындагы барьер киртәләрне урнаштыруны төгәлләделәр

2020 елның 14 сентябре, дүшәмбе

«Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында Борисковская урамыннан Техническая урамына кадәр 1,222 км озынлыкта Зур Казан боҗрасының (ЗКБ) 2 этабы төзелеше дәвам итә.

Узган атнада Монастырь ермагы аша күпер төзелеше барышында субүлгеч лотокларны монтажлау, асфальт-бетон өслегенең өске катламын җәю һәм автомобиль юлларының уң һәм сул якларында барьер киртәләр урнаштыру төгәлләнде. Бу исә күпернең автомобиль йөкләнешен сынап карарга мөмкинлек бирә. Сынау нәтиҗәләре буенча, исәп-хисап алшартлары расланганда, күпер автомобиль хәрәкәтен ачуга тулысынча әзер булачак.

2000 кв. м мәйданда яшел зоналарны планлаштыру башкарылды, люклар монтажланды, 520 кв. м мәйданлы тротуарда ком һәм вак таш җәелде, 432 метр борт ташы монтажланды.

Хисап атнасында төзүчеләр чистарту корылмалары диварларын 4,2 метрга кадәр арматуралау һәм бетонлаштыру буенча эшләрне төгәлләделәр, торбалар җәюне һәм су белән тәэмин итү һәм яңгыр сулары канализациясе коеларын урнаштыруны дәвам иттеләр.

Автомат су сибү системасын урнаштырып территорияне яшелләндерү буенча эшләр дәвам итә. Агачлар һәм куаклар утыртылды.

2 этап төзелешендә 56 инженер-техник персонал һәм 9 махсус техника берәмлеге мәшгуль иде.

Исегезгә төшерәбез, Зур Казан боҗрасы төзелешенең икенче этабы кысаларында проект документлары белән коммуникацияләрне үзгәртеп кору, яңгыр канализациясен һәм чистарту корылмаларын, терәк диварларны, светофор объектларын, тышкы яктыртуны урнаштыру, трамвай юлларын төзү каралган. Монастырь ермагы аша 70,78 м озынлыктагы күпер төзелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International