Универсиада алдыннан “РТЮ” ААҖ өстәмә мәгълүмати күрсәткечләр һәм билгеләр запасы булдыра

2013 елның 19 феврале, сишәмбе
      Казан чигеннән 100 км тышта урнашкан станцияләргә платформалар атамасы, расписание һәм мәгълүмати күрсәткечләр белән стендлар килде. Бу максатларга 10 млн сумнан артык юнәлдерелгән иде.
      Мондый запас Универсиада вакытында пассажирлар агымы артуын планлаштыру белән оештырыла. Халыкара студентлар форумына кадәр калган вакытта шулай ук пассажирлар платформаларында япмалар җиһазландырылачак. Инвестицияләр 10 млн. сум тәшкил итәчәк. Тагын 75 млн сум 25 пассажирлар платформасы һәм 8 вокзалда капиталь ремонт ясауга юнәлдереләчәк. Тагын 20 объект янгынга каршы сигнализация системасы белән җиһазландырачаклар.
      Моннан тыш, Казан-1 вокзалында турникет комплектларының үткәрү сәләте артачак. Модернизацияләүдән соң турникет аша сәгатенә 1200 гә кадәр кеше үтә алачак.     
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International