ГТЮның ерак араларга йөрүче поездларында күп тапкырлы туклануга заказ бирү хезмәте яңартылды

2020 елның 11 сентябре, җомга

ФПК АҖ федераль пассажир компаниясенең ерак араларга йөрүче поездлары составына вагон-рестораннар кертелгән очракта, пассажирлар берничә тапкыр өстәмә рәвештә туклануга заказ бирә ала. Элегрәк, эпидемиологик хәл начар булу сәбәпле, хезмәт вакытлыча туктатылган иде.

Теләүчеләрнең тәкъдим ителгән исемлектән аш-су сайлап алу һәм бөтен маршрутка мөмкин булган өч төрнең берсен сайлап заказ бирү мөмкинлеге бар: «Тулы пансион» (иртәнге, төшке һәм кичке аш), «Ярымпансион» (иртәнге һәм кичке аш), шулай ук «Бары тик иртәнге аш», «Бары тик төшке аш» һәм «Бары тик кичке аш» режимы.

Менюга иттән, тавыктан һәм вегетариан ризыклар, шулай ук балалар өчен ризыклар керә.

Өстәмә туклану хезмәтен өч төрле ысул белән рәсмиләштерергә мөмкин: юлда вакытта вагон проводнигы аркылы, билет кассаларында һәм сайтта шәхси кабинетта (поездның башлангыч станциядән кузгалып китүенә 3 көннән  дә соңга калмыйча).

Меню һәм бәяләр белән «Россия тимер юллары» ААҖ рәсми сайтында «Пассажирларга» - «Хезмәтләр һәм сервислар/Поездларда  туклану» бүлегендә танышырга мөмкин.

Хезмәт ФПКның Горький филиалындагы түбәндәге поездларында гамәлдә: № 133/134 Казан - Санкт-Петербург, № 059 Түбән Новгород – Санкт-Петербург, № 87/88 Түбән Новгород - Адлер, № 31/32 Киров - Мәскәү, № 051 Түбән Новгород - Ижевск, № 41/42 Түбән Новгород - Бөек Новгород, № 35/36 Түбән Новгород - Мәскәү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International