Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы «Татарстан 100%» онлайн-форумында катнаша

2020 елның 10 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы «Татарстан 100%» онлайн-форумында катнаша. Көн темасы - «Транспорт. Төзелеш. Җәлеп ителгән лидер». Чара кысаларында төрле темаларга панель дискуссия узачак. Аерым алганда, экспертлар «Россия төбәкләрендә транспорт-логистика инфраструктурасын үстерү» мәсьәләләре буенча фикер алышачак. «Татарстан нәрсә тәкъдим итә», «Логистика. Ни өчен Татарстан?», «Татарстан - авиация-логистика хабы», «Шәһәр агломерацияләренең җәмәгать транспортын үстерү» һәм «Яңа чынбарлыкта мобильлек».

Транспорт блогын трансляцияләү вакытында чара сайтында www.100tatarstan.com  эшлекле программа чатларында тармак мәсьәләләре буенча халык өчен викторина үткәреләчәк. Сорауга дөрес җавап өчен символик бүләк каралган. Юл-транспорт тематикасы буенча халык өчен кимендә 10 сорау каралачак.

Онлайн-режимда халык белән аралашу өчен министрлык исеменнән стратегик үсеш идарәсе башлыгы Илнур Нурмөхәммәтов, транспорт идарәсе башлыгы Алексей Сидоров һәм автомобиль юллары бүлеге башлыгы Олег Казеннов җаваплы дип табылды.

Хәзерге вакытта гражданнардан сораулар килә башлады инде. Әйтик, Чаллыда яшәүче бер ханым, ни өчен Татарстанның эре һәм кече шәһәрләрендә Казан үрнәгендә транспорт реформасы үткәрелми, дип сорады. А. Сидоровның сүзләренә караганда, 2015 елның 13 июлендәге 220-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә җирле үзидарә органнары муниципаль маршрутлар буенча пассажирлар ташуга заказ бирүчеләр булып тора. Шәһәрнең гомуми файдаланудагы транспорт маршрут челтәрен үзгәртеп кору буенча чараларны тормышка ашыру алдыннан шактый күләмле фәнни-тикшеренү эше алып барыла, ул махсус фәнни-тикшеренү институтлары көче белән үткәрелергә тиеш. Биредә шәһәр төзелеше хәле, аның үсеш перспективалары, шулай ук муниципаль берәмлекнең социаль-икътисади үсеш юнәлешләре һ.б. исәпкә алына. Мондый эш Түбән Кама муниципаль районында үткәрелгән. Анда җәмәгать транспортының яңа маршрут челтәрен 2021 ел башында эшләтеп җибәрергә планлаштыралар.

Алга таба башка муниципаль берәмлекләрдә, җирле бюджет акчалары булган очракта, транспорт реформасын үткәрү планлаштырыла.

Бер транспорт компаниясе җитәкчесе Татарстан Республикасында шәһәрара һәм районара пассажирлар йөртүне гамәлгә ашыру һәм бердәм стандартларны тәэмин итү һәм күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын яхшырту өчен бердәм ташучы (оператор) булдыруның рациональлеге турында сорады. Транспорт идарәсе башлыгы Алексей Сидоров ассызыклаганча, төбәкара һәм муниципальара маршрутлар буенча халыкка транспорт хезмәте күрсәтүне оештыру процессы «Россия Федерациясендә автомобиль транспортында һәм шәһәр җир өсте электр транспортында пассажирлар һәм багажны даими ташуны оештыру һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2015 елның 13 июлендәге 220-ФЗ номерлы федераль закон белән җайга салына. Муниципальара маршрутлар буенча пассажирлар ташуны башкаруга ташучыларны кертү конкурс нигезендә гамәлгә ашырыла. Шулай итеп, шәһәрара һәм районара пассажирлар йөртүне гамәлгә ашыру өчен бердәм пассажир ташучы булдыру гамәлдәге законнарга, шул исәптән монополиягә каршы законнарга каршы киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International