Бүген Казанда пассажирларны йөртү өчен компримацияләнгән табигый газда эшләүче «НефАЗ» автобуслары тапшырылды.
Автобусларны тапшыру тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, «ГТЛК» ГАҖ генераль директоры Михаил Полубояринов катнашты.
Чара «Казан» гаилә үзәге янында узды.
«Бу автобусларның заманча һәм экологик булуына шик юк, безнең халык канәгать булачак. Сыйфатлы җәмәгать транспорты - безнең гражданнарның яхшы кәефе", - диде Татарстан Президенты. Ул республикада киләчәктә дә юл инфраструктурасын үстерү буенча эш дәвам итәчәк, дип ышандырды.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук яңа автобуслар Казанда пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшыртсын иде дигән теләк белдерде.
2020 елда предприятиеләр «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектының «Юл хуҗалыгын үстерүнең гомуми системалы чаралары» федераль проекты кысаларында газ ягулыгында эшләүче 53 автобус сатып ала. Бүген Казан мэры Илсур Метшинга 23 яңа «НефАЗ» шәһәр автобусыннан символик ачкыч тапшырылды. Яңа техника «4 нче пассажир автотранспорт предприятиесе» рейсларында эшләячәк.
Әлеге автобус - НЕФАЗ 5299-0040-57 зур класслы һәм «Евро-5» экологик класслы. Ул 108 пассажирга исәпләнгән. Утыру урыннары - 28, шуларның сигезе өстенлекле категория гражданнар өчен каралган. Автобус ZF автомат күчергеч тартмасы, йөрешнең салмаклыгын тәэмин итә торган бәйсез алгы подвеска белән җиһазландырылган. Кузовның тышлыгы яңа технология буенча, композит материаллардан эшләнгән, бу коррозиядән тулысынча саклауны тәэмин итә.
Пассажирлар уңайлылыгы өчен киң җыю мәйданчыгы булган иркен салон, йөртүчене чакыру төймәсе белән уңайлы тоткалар каралган. Автобус аз хәрәкәтләнүче гражданнарны һәм балалы пассажирлар ташу өчен аппарель белән җиһазландырылган. Инвалидлар коляскалары өчен зона бар, транспорт чарасы хәрәкәт иткәндә колясканы беркетү мөмкинлеге каралган.
Автобусны эшләгәндә йөртүченең эш урынын җиһазлауга зур игътибар бирелгән: йөртүче кәнәфие пневмоподвескада, приборларның эргономияле панеле.
Фото: Рөстәм Кадыйров